Мин яратам сине Татарстан!
Башваткыч уены
30 август көнне республика көне уңаеннан башваткыч уены уйналды. Татарстанның шәһәрләренә, авылларына, елга күлләренә, язучыларына багышланган биремнәрне катнашучылар тиз һәм оста чиштеләр. Беренче урынны Тукай исемендәге техникум студенткасы Зилә Сабирҗанова алды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.