Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Татарча диктант-2019"

19 нче октябрь көнне "Татарча диктант-2019" Бөтендөнья акциясендә катнаштык. Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан уздырыла.