“Безнең мәгълүмат – сезнең кулларда”
Моннан берничә, хәтта дистә мең еллар элек үк уртак кояш астында яшәп, иҗтиһат итеп, цивилизация тарихында гамәли якты эз калдырган кавем – халыклар бар. Без дә шулар рәтенә керәбез дип уйлыйбыз без. Чыннан да, мең еллар элек корылган шәһәр – калаларыбыз бар. Казанның меңъеллыгын да билгеләп үтү шуңа бер дәлил. Урта Идел буенда ислам дине кабул ителүгә дә инде мең елдан ашты. Әдәбиятыбызның мең еллык тарихы бар дип тә без горурланып әйтәбез. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең дөньяга тарала башлавына да хәтсез гасырлар. Быел татар телендә басма китап чыга башлавына да 400 ел тулды. Болар барысы да татар халкы өчен истәлекле даталар һәм вакыйгалар. Ә менә шул меңеллык байлыкны саклаучы тармак китапханәләрдер дип уйлыйбыз без. Китапханәләрдә китаплар гына түгел, ә вакытлы матбугат та күз карасыдай саклана.
18 нче май көнне уздырылган “Безнең мәгълүмат – сезнең кулларда” дип аталган экспресс - күргәзмәдә сүз вакытлы матбугат турында барды. Бүгенге көндә китапханәгә 11 төрдә газет һәм 15 төрдә журнал килә. Китапханәгә килгән газет – журналлар турында мәгълүмат бирдек. 100 елга якын тарихы булган “Казан утлары”, яшь булына карамастан бик күп укучыларның яраткан дустына әйләнгән “Идел” һәм китапханәгә әле берничә генә ел элек килә башлаган “Мәйдан”, “Гаилә учагы” журналлары турында сөйләштек. Алардагы рубрикаларны анализладык. Аларда басылган мәкаләләрнең кеше тормышына ясаган йогынтыларын тикшердек.