"Әфган тауларының тузаны"

         Һәр ел саен февраль уртасында безнең авылда бик матур очрашу кичәсе уза. Бу матур традиция 15 нче февральдә  Әфган җирлегеннән Совет солдатларын чыгару уңаеннан бара. Чөнки безнең авылда бүгенге көндә алты “әфганчы” яши, ә авыл җирлегенә кергән авылларда барлыгы 15 “әфганчы”. Бүгенге көндә бу егетләр бер йодрык булып, дус, тату яшиләр. Җитәкчеләре  Салихҗанов Рашат ел саен февраль җитүгә туплап бакыйлыкка күчкән иптәшләренең каберләренә зыраят кылалар. Районда һәм авылларда үсеп килүче яшь буын белән очрашалар.

         13 нчы февраль көнне мәктәпнең актлар залында уздырылган “Әфган тауларының тузаны” дип исемләнгән әдәби патриотик кичәдә “әфганчы” авылдашларыбыз кунак булдылар.  Кичә барышында “әфганчыларны” авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Р.Ә., район әфганчылары берлеге рәисе Багаутдинов С.Л. һәм хәрби тәрбия бирү уытучысы Габдрахманов В.В. үзләренең матур теләкләрен җиткереп, бәйрәм белән котладылар. Ә инде укучылар һәм үзешчәннәр тарафыннан яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр безнең кичәбез кунакларының кәефләрен тагын да күтәрделәр.