"Батырлыкның даны мәңгелек"
1944 елның гыйнвар аенда Совет гаскәрләре Ленинград блокадасын өзәләр. Бу безнең илебез өчен зур җиңү була. Шул уңайдан, 24 гыйнвар көнне китапханәдә “Батырлыкның мәңгелек даны” дип исемләнгән тарихи кичә узды. Бу кичәдә без илебез кичергән авыр сугыш елларын искә төшердек. Татар солдатларының Ленинград янында барган каты сугышлардагы батырлыклары турында фикерләштек.