«Если в сердце твоём доброта»
Татарстан Президенты Указы нигезендә 2018 ел Татарстанда “Толстой елы” дип билгеләп үтелә.
Быел бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел була. Шул уңайдан бик күп китапханәләрдә төрле темаларга масса чаралар уздырыла. 28 нче май көнне китапханәдә уздырылган «Если в сердце твоём доброта» дип исемләнгән мәгълумат көне Лев Николаевич Толстойны искә алу максатыннан уздырылды. Ел башыннан безнең китапханәдә “Толстой – это целый мир” дигән исемдә китап күргәзмәсе эшли башлады. Мәгълумат көнендә китапханәгә килүче китап укучыларыбыз күргәзмә белән танышып язучының иҗатын, тормыш юлын кабат исләренә төшерделәр.
Мәгълумат көненең икенче яртысында без югары сыйныф укучылары белән Л.Н.Толстой иҗаты буенча әдәби КВН уздырдык. КВНда язучының иҗаты, аның әсәрләреннән өзекләр искә төшерелде. Укучылар аның тормыш юлы белән якыннан таныштылар. Әдәби КВН барышында алар язучыны яңа яктан ачтылар.
Лев Николаевич Толстойны рус әдәбиятының “йөзек кашы” дип атыйлар. Язучы яшь чагыннан укдөрес яшәргә дип ант итә. Һәм бу антына гомеренең азагына кадәр тугры кала. Шуңа күрә дә ул әдәбиятта курыкмыйча үз сүзен әйтә алган язучылардан була. Аның иҗатын хәтта чит ил язучылары да югары бәяли.
Мәгълумат көнендә катнашкан барлык китап укучыларыбыз да бу бөек язучының иҗатына, аның әсәрләренә тагын бер кабат сокландылар.