"Сугыш уты белән өтелгән балачак"
1941 нче елның 21 нче июне иң матур, иң гүзәл көннәрнең берсе булып кына түгел, ә бәлки иң куркыныч, иң кайгылы көннәрнең берсе булып кешелек тарихына язылып калгандыр. Бу көнне фашистлар безнең илебезгә басып кереп безнең тынычлыгыбызны тартып алдылар. 4 елга сузылган бу сугыш һәр шәһәргә, һәр авылга, һәр өйгә гомумән һәр кешегә үзенең кара тамгасын сугып калдырды. Бу елларда никадәр генә авыр булса да Совет халкы җиңүгә булган өметен югалтмый. Һәм ниһаять, 1945 нче елның май ае безнең илгә Бөек Җиңүне бүләк итә. Ул вакытлардан соң 73 ел үтеп тә китә. Быел безнең илебез Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алды.
Бу сугыш бик күп балаларны ятим калдырды. “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән бу буын хәзер үзләре әби – бабайлар. Май аенда алар безнең “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” үзләренең сәламәтлеген ныгытырга килделәр. Шул уңайдан без алар белән очрашу оештырдык. Аларга үзебезнең матур чыгышларыбызны бүләк иттек. Авылыбыз кунаклары өчен безнең белән очрашу күңелләренә хуш килде. Алар үзләре дә безнең артистларга кушылып җырлап утырдылар, яшь чакларын исләренә төшереп дөбердәтеп биеделәр.