"Ил хакын хаклаганнарны онытырга безнең хакыбыз юк"
8 май көнне Яңа Кенәр авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды. Бу митингта авылыбыз батырлары сугыш һәм тыл ветераннары, Әфган сугышы ветераннары, укучылар, авыл халкы һәм авылыбыз кунаклары катнашты. Митингта авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Рафаил Әгзам улы, Арча муниципаль район башкарма комиттеты җитәкчесе Галимуллин Илшат Әхәт улы, ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр Гарифҗан улы, Салихҗанов Рашат Нурый улы бәйрәм котлаулары җиткерделәр. Укучылар һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары бәйрәмгә тагын да матур нур өстәделәр.
Быел безнең авылда беренче тапкыр "Үлемсез полк" акциясе уздырылды. Аны Яңа Кенәр урта мәктәбе коллективы оештырды. Бу акциядә авылыбыздагы барлык оешмалар да катнашты.