"Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм"

              Хәзерге заманда кеше үзенең сәламәтлегенә нык игътибар итә башлады. Физик күнегүләр белән шөгыльләнү, төрле диеталарда утыру кешенең көндәлек тормышына әйләнеп бара. Ә 7 апрель көнне сәламәтлекне саклау көне буларак билгеләп үтелүен бик күпләр белмидер әле. Шул уңайдан без яшүсмерләр арасында дискуссия кичәсе уздырдык. Сәламәтлекне саклау нидән тора, кеше моның өчен нишләргә тиеш, диета тоту сәламәтлеккә файдагамы, әллә зараргамы дигән сорауларга җавап эзләдек.