Габдулла Тукайның “Кышкы кич” шигыре буенча ачык – диалог

Шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе” республика проекты кысаларында 22 нче гыйнвар көнне шагыйрьнең “Кышкы кич” шигыре буенча ачык диалог уздырдык. Китапханәче шигырьне сәнгатьле итеп укып чыкканнан соң, укучылар белән әңгәмә корып, анализ ясадык. Ни өчен бу шигырьнең исеме шулай дип атала, шагыйрь  шигырендә кемнәргә мөрәҗәгать итә, автор әлеге шигыре белән безне нинди булырга өйрәтә, шулар буенча фикер алыштык.