“Писатель горечи и гнева”
2026 елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә күренекле язучы, XIX гасырның иң танылган сатирикларының берсе, журналист, дәүләт эшлеклесе Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулуны зурлап билгеләп үтәләр. Шул уңайдан, 15 январь көнне китапханәдә әдәби сәгать уздырылды. Кичәне китапханәче язучының тормыш юлы белән таныштырудан башлап җибәрде.
Укучылар ни өчен Салтыков-Щедрин үзенең язу манерасын легендар мәсәл язучы Эзоп исеме белән «езоп теле» дип атавы турында сөйләшеп, фикер алыштылар. Язучы иҗат иткән әкиятләрнең жанр үзенчәлеген анализлап, әдипнең әхлак темаларын ничек күтәрүе турында әңгәмә корып, нәтиҗә ясадык. «Премудрый пескарь» әкияте мисалында укучылар язучы-сатирикның хәзерге җәмгыятьтә, әкияти иносказание кулланып, нинди кимчелекләр ачуы турында фикер алыштылар.
Соңыннан “Писатель горечи и гнева” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.