“Муса Җәлил – каһарман шагыйрь”
Быел татар хадлкының герой шагыйре Муса Җәлилнең тууына 125 ел була. Шул уңайдан китапханәдә шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган мәгълүмати күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәне китап укучыларга 15 нче январь көнне тәкъдим итеп, шагыйрь турында белгәннәребезне ныгыттык.
Шагыйрьнең сугышка кадәр һәм аннан соңгы тормышы, иҗатына сәяхәт ясадык. “Кечкенә Җәлил” имзасы белән чыккан “Бәхет” исемле беренче шигырен укып анализладык. Шагыйрь иҗатының иң бөек ноктасы булган “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы буенча да фикер алыштык.