"Мәңгелек мәхәббәт җырчысы"

Январь  аенда татар халкының күренекле классик шагыйре Һади Такташның тууына 125 ел була. 12 январь көнне китапханәдә бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган шигъри  сәяхәт уздырылды. Очрашуны китапханәче шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы турында тулы мәгълүмат бирүдән башлап җибәрде. Барыбызга да таныш һәм якын булган “Мәхәббәт тәүбәсе”, “Алсу” поэмалары белән танышып, аларга анализ ясадык. Бу әсәрләрдәге каршылыклы фикерләр турында сөйләшеп нәтиҗә ясадык. Бергә уйнап үскән дустына багышлап язылган “Мокамай” шигыренә аерым тукталып, кайбер урыннарын укып, анализладык.

“Миллионнарның бәйләп йөрәген” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек. Күргәзмәдә урын алган китаплар белән танышып, әңгәмә кордык.

Соңыннан шагыйрьнең бай иҗатын истә калдыру максатыннан викторина уздырдык.