“Иҗаты – милләтемнең йөз аклыгы”
ХХ гасыр татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфанның быел 125 еллык юбилее билгеләп үтелә. Авыр тормыш юлы узган шагыйрьнең иҗаты белән якыннанрак танышыр өчен без шигъри беседка уздырдык. Чара барышында китапханәче тарафыннан Хәсән Туфанның тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат бирелде. 37 елгы кара көннәр шагыйрь тормышында да үз урынын ала. Китап укучылар белән аның кулга алынганчыгы иҗаты һәм сөргеннән азат булып кайткач иҗат иткән ваыктлары турында әңгәмә корып, фикер алыштык.
Китапханә фондларында булган биш томлыгы белән таныштырдык. Анда урын алган шигырь һәм поэмаларны анализладык.
Шагыйрьнең китапларыннан торган “Жемчужины истинной поэзий” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек.