“Татарстан: разумное, доброе, вечное”
Республикабыздагы яңалыкларны яктыртып барган “Татарстан” журналы быел 105 еллыгын бәйрәм итә. Китап укучыларыбызны журнал белән якыннан таныштырып һәм аның популярлыгын арттыру өчен 16 декабрь көнне тематик кичә уздырдык. Ике телдә: татар һәм рус телләрендә чыгучы бу журнал безнең китапханәгә икесе дә килә. Кичәдә катнашучылар белән журнал битләре буенча сәяхәт кылдык. Анда урын алган рубрикалар буенча әңгәмә корып, фикер алыштык.
“Татарстан: разумное, доброе, вечное” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителеп, күргәзмәдә урын алган журналлар буенча күзәтү ясалды. Соңыннан нәтиҗә ясадык.
“Татарстан” журналы республиканың визит карточкасы булып тора. Иң яхшы тәҗрибәләр, үрнәкләр һәм казанышлар турында без бары тик “Татарстан” журналыннан укып белә алабыз.