"Россия Федерациясе Конституциясе турында син нәрсә белергә тиеш"

Россия Конституциясе көненә багышлап китапханәдә сорау һәм җавап сәгате уздырылды. Илебез Конституциясенең “Кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре” дип аталган бүлеге  белән таныштырып анализладык. Дәүләт символлары: гимн, флаг һәм герб турында сөйләшеп, әңгәмә корып, Россия Федерациясенең  Дәүләт гимны язмасын тыңладык. 

Чара барышында  дәүләтнең төп Законын белү һәм дөрес куллану — цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен мөһим шарт икәнлеген ассызыкладык. Шулай ук,  “Россияне барысыннан да яхшырак кем белә?”  дигән викторина уздырдык.