“Тарих, вакыйгалар, кешеләр...”

         Ел башында бик күп китап укучыларыбыз яраткан һәвәскәр язучы Рузалия апа Насыйбуллинаның ике яңа китабына тәкъдим тү кичәсе уздырган идек. Ел ахырында тагын шундый матур кичә уздырырга насыйп булды. Яңа Кенәр авыл җирлегенә караган Югары Оры авылы турында китап чыкты. Китапны авылдашыбыз, Югары Оры авылы мәчетенең имам хатыйбы Фазылҗанов Феликс Бикмурат улы чыгара.

         Очрашуга “Безнең гәҗит” газетасының баш редакторы Илфат Файзрахманов, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре Алсу Вазыйховна кунак буларак кайтканнар иде. Шулай ук китапны чыгаруда ярдәм иткән Югары Оры халкы да катнашты бу кичәдә. Китаптагы бүлекләр буенча сәяхәт кылып, кичәдә катнашучы китап укучыларыбызны кыскача гына китап белән таныштырдык. Кайткан кунаклар китап турында үзләренең фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.