“Героями не рождаются – героями становятся”
Ватан Геройлары көненә багышлап, китапханәдә тематик полка уздырылды. Укучыларга Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә кую белән турыдан-туры бәйле булган бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирелде. 1812 елгы Ватан сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы ватан геройларының исемнәрен барлап, әңгәмә кордык.
Чара “Геройлар даны белән горурланабыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән дәвам итте. Анда төрле чор һәм төрле дәрәҗәдәге Ватан геройлары турындагы әдәбият тәкъдим ителде. Бу геройлар кайсы чорда батырлык кылсалар да, аларны бер генә нәрсә берләштерә – Ватанга карата бөек мәхәббәт һәм аны яклау сәләте.
Ватаныбыз Геройлары һәм аларның батырлыклары күп санлы. Үткәндәге геройларны гына түгел, хәзерге заманда яшәүче геройларны да истә тотарга һәм белергә кирәк. Шул вакытта гына без чын-чынлап бөек держава, барлык геройларыбызга лаеклы була алачакбыз.