"Без бергә яхшылык нурларында дөньяны җылытачакбыз"
2 декабрь көнне уздырылган мәрхәмәтлеле һәм дуслык көнен без, интернат мәктәп укучылары белән уздырдык. Бу көнне без алар белән чын дуслык һәм мәрхәмәтлелек турында әңгәмә кордык. “Золушка”, “Снежная королева”, “Морозка” әкиятләре мисалында дуслык белән мәрхәмәтлелек төшенчәләренең гел бергә атлавын ачыкладык. Укучылар үзләренең чын дуслары турында сөйләделәр. Чын дус нинди була ул дигән сорауга, үзләренең җавапларын бирделәр. “По страницам сказок” дип исемләнгән викторинада без, рус халык әкиятләре буенча бирелгән сорауларга җаваплар эзләдек.
Кичәбезнең ахырында барыбыз да яратып карый торган “Кот Леапольд” мультфильмын карадык. Мультфильмга анализ ясап, очрашуыбыз буенча нәтиҗә чыгардык.