"СПИД сайламый - син сайлыйсың"

         1981 елның 5 июнендә Американың авыруларны контрольдә тоту үзәге яңа авыру терки. Аны СПИД дип атыйлар. Ә 1988 елның 1 декабрендә беренче тапкыр бу авыртуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә башлый. Бу көнне илебездә бу авыруны профилактикалау максатыннан бик күп төрле чаралар уздырыла, СПИД белән зарарланган кешеләрне һәм шушы авырту белән авырып вафат булган кешеләрне дә искә алалар.

         Авылыбыздагы яшүсмерләрне һәм үсеп килүче яшь буынны кисәтеп, без 1 декабрь көнне сәламәтлек дәресе уздырдык. Очрашуда  бу авыртуның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен, шушы авырту аркасында кешелек җәмгыятенә күпме куркыныч янавы турында сөйләшеп һәм фикер алыштык.

         Бу көннең үзенең символы да бар. Ул – кызыл лента. 1991 елның языннан бирле бу лента СПИДка каршы көрәш көненең символы булып хезмәт итә. Китапханәче укучыларга бу лентаны нәрсә аңлатканын, аның тарихын сөйләде соңыннан без, бу ленталарны аларга бүләк иттек.

         Кичә ахырында  “Жизнь без ВИЧ – твой выбор” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек. Күргәзмәдә урын алган китапларда сәламәт тормыш алып бару турында киңәшләр тупланган.