"Тынычлык һәм мәрхәмәтлелек символы"
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Флагның авторы-Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен билгеләп үтү уңаеннан китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен “Тынычлык һәм игелеклелек символы” дип исемләнгән тематик уен уздырылды. Китапханәче укучыларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Укучылар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр. Чараның төп максаты яшь буында милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагын берләштерүче символ буларак популярлаштыру булды.