“Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!”

         1998 елның 30 гыйнварында Россия Президенты Б.Н. Ельцин Указы нигезендә ноябрьнең соңгы якшәмбесе  безнең илдә Әниләр көне булып билгеләп үтелә башлый. Менә шул көннән бу бәйрәм иң матур, иң җылы, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсенә әйләнә.

         Шул уңайдан, кадерле әниләребезне хөрмәтләп төрле чаралар үткәрелә. 26 нчы ноябрь көнне Мәдәният йортында “Кояш гомере телим мин әнием сина!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәм кичәсен яшьләр алып барды. Авыл үзешчәннәре белән бергә бик күп кунаклар да катнашкан бу бәйрәм, чын мәгънәсендә әниләргә мәдхия җырлау булды.

         Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау – сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Шуңа күрә дә без бер генә көн түгел ел дәвамында, тәүлек буе хөрмәтләп торсак та  аналарга булган бурычыбызны кайтарып бетерә алмаячакбыз.