"Безнең акыллы ярдәмчеләребез"

           Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышлап 19 ноябрь көнне китапханәдә дәрес - практикум уздырылды. Бу көн рус әдәбиятын яратучылар җәмгыяте инициативасы белән 2010 елда, “Рус теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзүче Владимир Дальнең туган көнендә гамәлгә куелган.  Бу сүзлектә ул замандагы рус кешесенең бөтен тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм һөнәрләре чагылыш тапкан. Шул уңайдан, Владимир Дальнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирелде.

         Чара белешмә әдәбият: энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәләр белән танышуга, алардан файдалану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланды. Китапханәче укучыларны  китапханәнең белешмә әдәбият фонды белән таныштырып, сүзлекләрнең белешмәлекләрдән нәрсә белән аерылуы һәм алардан ничек файдалану турында сөйләде.

         Чараның ахырында “Книги, которые знают всё” дигән исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштырып, катнашучылар белән күргәзмәдә урын алган китапларга анализ ясадык.