Табачный туман обмана.

         14 ноябрь көнне без, авыл яшьләре белән тәмәке тартудан баш тарту  көне уңаеннан актуаль сөйләшү уздырдык. Иң элек, без алар белән: сез тәмәке тартасызмы, ул сезнең сәламәтлегегезгә зыян китерә, ул турыда сез ничек уйлыйсыз, бу начар гадәтне ташлау турында уйлаганыгыз бармы дигән сорауларга җаваплар эзләп, әңгәмә уздырдык. Чара  барышында төрле ситуацияләрне карап, аларга нәтиҗә ясадык. Яшьләр белән “Нет, курению!” дип исемләнгән плакат ясап, анализ ясадык. 

         Яшьләрдә начар гадәтләрдән ерак тору өчен спорт белән  шогыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәк дигән фикерне сеңдердек. Соңыннан тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар бастырып, аларның яшьләргә тараттык.