“PRO конституцию”

          6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Ел саен без Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәргә тырышабыз. Халкыбызның бөек үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшү өчен без 5 ноябрь көнне квиз – уен уздырдык. Бүгенге тыныч, матур тормышка безнең халкыбыз бик зур урау юллар аша килеп иреште, татар халкының тарихы турында кыскача мәгълүмат биреп укучылар белән фикер алыштык. Шулай ук, кичә барышында дәүләт символикалары һәм республикабызның бөек шәхесләре турында әңгәмә кордык.

         Мероприятиянең икенче өлешендә квиз – уен уздырдык. Уенда Татарстан Республикасы тарихына, үзебезнең район тарихына, авылыбыз тарихына кагылышлы сораулар бирелде. Катнашучылар шул сорауларга җавап биреп, алынган җаваплар буенча фикер алыштылар.