"Без төрле, әмма илебез берәү генә"

         Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның  язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

         Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Халыклар бердәмлеге көненә китапханәдә актуаль диалог уздырылды. Бу бәйрәмнең бик күпләргә таныш булмаган үз тарихы бар. Иң элек китапханәче бу бәйрәмнең тарихы буенча мәгълүмат бирде. Китапханәче чыгышыннан соң, дуслык, бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек турында фикер алыштык.

         Очрашуның икенче өлеше викторина белән дәвам итте. Викторина станцияләргә бүленде, һәр станциядә Россия тарихын чагылдырган бер сорау бирелде. Укучылар сорауларга дөрес итеп җавап биреп, җавап турында фикер алышып юлларын дәвам иттеләр.