"Оста куллар күңелсезлекне белми"

        Соңгы елларда хатын – кызлар арасында матурлыкны үз куллары белән булдыру популярлашып китте. Бигрәк тә милли орнаментларга өстенлек бирелә. Укучы кызларыбызның теләкләрен истә тотып 30 октябрь көнне, без китапханәдә милли брошь ясау буенча мастер класс уздырдык. Бу мероприятиегә без матур брошьлар ясау остасы Фазылҗанова Лилия Нариман кызын чакырдык.

         Чара башында китапханәче яшүсмерләргә  “Татар милли бизәкләре” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, кызларны  халык бизәкләре, аларның үзенчәлекләре белән таныштырды. Шулай ук, халкыбызның милли традицияләре белән, милли бизәкләрнең килеп чыгышының тарихы белән таныштырдык.

         Лилия Наримановна чара барышында кызларга  брошка ясау техникасын өйрәтте. Төрле материалларны яраштырып, һәркем үзе өчен милли колоритлы эксклюзив һәм матур бизәнү әйберләре ясадылар.

         Чара өйрәнергә һәм үзең өчен кабатланмас бизәк ясарга гына түгел, ә милли мәдәният белән якыннанрак танышырга да мөмкинлек биреп, яшүсмерләрдә татар халкының сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр дип өметләнәсе килә.