“Сварщики – люди огненной профессии”

          Профориентация буенча уздырылган чараларда без, яшүсмерләрне бүгенге көндә кирәкле булган эшче һөнәрләре белән таныштырырга тырышабыз. Шундый һөнәрләрнең берсе,  эретеп ябыштыручы һөнәре белән таныштыру өчен  түгәрәк өстәл уздырдык. Эретеп ябыштыручы һөнәре хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр унлыгына керә. Бу белгечлеккә ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Бу һөнәрнең башлангычы урта гасырларга ук туры килә. “Сварщик” сүзе каян барлыкка килгән, аның тарихы турында китапханәче тулы мәгълүмат бирде. Татарстанда бу һөнәрне кайсы уку йортларында үзләштерергә була, бу турыда  электрон презентация аша таныштырдык. Сварка кулланылган зур төзелешләр турында  әңгәмә кордык. Эретеп ябыштыру технологияләрен эшләү белән күп кенә күренекле галимнәр шөгыльләнгән. Алар турында да чара барышында мәгълүмат бирелде.

         Эретеп ябыштыручы- бик җаваплы һөнәр. Аның эш сыйфатына күп нәрсә бәйле – төзелеш конструкцияләренең ныклыгы һәм тотрыклылыгы, төрле техниканың эше һәм хезмәт итү вакыты.