Сильный папа у меня, под защитой вся семья

          Әтиләребез хөрмәтенә октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә бик матур гаилә бәйрәме-әтиләр көне билгеләп үтелә. Әти -  әни белән беррәттән, иң якын һәм иң кадерле кеше. Шуңа күрә дә бу бәйрәм  елдан-ел популярлаша гына бара. 17 октябрь көнне бу матур бәйрәм уңаеннан әдәби – квиз уен уздырдык. Китапханәче укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясенең кайчан һәм кайдан барлыкка килүе, аны бүген кайсы илләрдә һәм ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. Аннары укучыларга үзләренең әтиләре турында: аларның эшләре, армиядә хезмәт итүләре, мавыгулары һәм характер сыйфатлары турында рәхәтләнеп сөйләргә тәкъдим ителде. Шулай ук, әтиләр турындагы әйтемнәр, мәкальләрне искә төшердек.

         Мероприятиенең икенче өлешендә тематик викторина уздырылды.  Укучылар ике командага бүленеп, уен бланклары ярдәмендә 20 тематик сорауга җавап бирделәр.