"Табигатьне саклау-Ватанны саклауга тиң"

Ел фасылының кайсы вакыты гына булмасын, без үзебезнең мәдәният йорты территориясен тәртиптә тотарга тырышабыз. Җәй буена үзләренең матурлыклары белән әйлән – тирәбезгә ямь биреп торган чәчәкләрне дә алыр вакыт җитте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә без аларның иң башта орлыкларын җыйдык, аннары инде йолкып алып чүплеккә озаттык. Түтәллекләрне китмәнләп, тырмалап язга әзерләп калдырдык.