"Күңел җылыбыз сезнең өчен"

Өлкәннәр ункөнлеге безнең авылда бик матур күңел ачу кичәсе белән башланып китте. Шулай ук һәр оешмада үзләренең лаеклы ялда булган хезмәттәшләрен хөрмәтләп, төрле чаралар уздырылды. Без китапханәчеләр өлкән буын китап укучыларыбыз белән бик нык горурланабыз. Аларның килгәнен көтеп китапханәдә генә утырмыйбыз, ә аларның өйләренә дә барып аларның күңелләрен күрәбез. Яңа кайткан китаплар, яңа гына килгән газет – журналлар алып барып, аларның хәлләрен белешеп бер сөйләшеп утыру, үзе бер бәхет бит.