"Кәгазьгә язылган югалмас"

          Быел барыбыз да яратып укыган “Шәһри Казан” газетасының чыга башлаганына 35 ел була. Шул уңайдан, без китап укучыларыбыз белән, 10 октябрь көнне юбилей калейдоскобы уздырдык. Чара барышында газетның чыга башлау тарихы, бик яшь булуына карамастан үз укучыларын бик тиз табуы турында китапханәче кыскача мәгълүмат бирде. Газетта чыгып килүче рубрикаларны анализлап, нәтиҗә ясадык.

         Кичә барышында берничә ел элек кенә газетага кушымта буларак чыга башлаган  “Язмыш” газетасы турында да сөйләштек. Бу кушымтада төрле хәлләргә юлыккан кешеләр язмышы чагылдырыла. Шулар буенча әңгәмә кордык. Ни өчен кешеләр хаталар кылалар, аларны бу адымга ниләр этәрә – бу турыда да чара барышында сөйләшеп, нәтиҗәләр ясадык.