"Яңадан Россия белән бергә"
24 сентябрь көнне китапханәдә, Донбассның Россия белән яңадан кушылу көне хөрмәтенә танып белү cәгате уздырылды. Презентация ярдәмендә катнашучылар тарихка кыскача экскурсия ясап, яңа регионнарның Россия Федерациясе составына керүе белән бәйле вакыйгалар турында, берничә ел элек узган референдумнар нәтиҗәсендә тарихи гаделлек торгызылуы турында мәгълүмат бирелде. Азат ителгән территорияләрдә кешеләрнең көндәлек тормышын, төзелешен, инфраструктураны һәм иҗтимагый тормышны торгызуны, шулай ук тормышның яхшы якка үзгәрүе буенча әңгәмә корып, фикер алыштык.
Шулай ук, кичә барышында сугыш кырында һәлак булган: Россия Геройларын, Донбасс Геройларын бер минут тынлык белән искә алдык.
Соңыннан катнашучыларга “Вместе навсегда!” дип исемләнгән буклетлар өләшенде.