"Халык хәтерендә ул мәңге яшәячәк"
Быел Татарстанның халык язучысы Гариф Ахун малае Ахуновның 100 еллык юбилее билгеләп үтелә. Якташ язучыбызны искә алып, 16 сентябрь көнне туган якны өйрәнү кичәсе уздырылды. Кичәне китапханәче язучы турында кереш өлеш белән башлап җибәрде. Аннары Гариф Ахуновның тормыш юлы һәм иҗатына тукталып, аның әсәрләре буенча видеоролик карадылар. Бик күп буын китап укучыларның яратып укыган, иҗатының соңгы ноктасы булган “Идел кызы” дилогиясе белән якыннан таныштырып, әсәр буенча фикер алыштык. Гариф Ахунов проза әсәрләре белән рәттән тәнкыйть хезмәтләре дә яза. Кичә барышында аның бу хезмәтләре белән якыннан танышу да оештырылды.
“Рухи гомер дәвам итә” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итеп, язучының биш томлыгы белән таныштырдык. Биш томлыкка кергән әсәрләр аша язучының иҗатының ни дәрәҗәдә киң кырлы булуын, иҗат иткән әсәрләрендәге вакыйгаларның безнең тормышта ни дәрәҗәдә кирәк булуын үсеп килүче яшь буынга аңлатттык.