"Минем сәламәтлегем-тормышымның нигезе –
Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан, 11 сентябрь көнне китапханәдә тренинг уздырылды.
“Синең сәламәтлегең һәм алкоголь” дип исемләнгән видеоролик аша, китапханәче алкогольнең зарарлы йогынтысын, шулай ук аның яшь организмга ясаган нәтиҗәләрен күрсәтеп, Россия Федерациясендә бер кешегә исәпләнгән алкоголь куллану статистикасы, шулай ук транспортта үлемгә китергән бәхетсезлек очракларының яртысы һәм барлык үтерүләрнең яртысы алкоголь куллану белән бәйле булуы турында, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, алкоголь куллану үлемгә һәм инвалидлыкка тормышның иртәрәк китергәне турында тулы мәгълүмат бирелде.
Шулай ук, укучылар арасында “Алкогольгә мөнәсәбәтең” дигән сораштыру-дискуссия үткәрелде.
“Алкоголь и ты – разбитые мечты” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.