“Дөнья кояш белән, ә кеше белеме белән яктыртыла”

           8 сентябрь көнне китапханәдә, халыкара грамоталылык көненә багышлап лингвистик викторина уздырылды. Аны үткәрү вакытында укучыларга грамоталы булу модада һәм престижлы булу файдасына аргументлар тәкъдим ителде. Грамоталылык-ул үзенә күрә кешенең “йөзе”. Җәмгыятькә һәрвакыт грамоталы кешеләр кирәк булуы турында әңгәмә корып, фикер алыштык.  Укучыларга  белемнәрен арттыру, кагыйдәләр өйрәнергә, китап укырга, хәтерне яхшыртырга, игътибарны үстерергә һәм игътибарны туплау буенча киңәшләр бирелде.

         Викторина барышында рус халык мәкальләрен искә төшереп, табышмакларга җаваплар табу, сүзләрне дөрес әйтүдә һәм язуда ярышу, рус орфографиясе һәм пунктуациясе белемнәрен тикшерү буенча биремнәр бирелде.

         Соңыннан “Дөнья  кояш белән, ә кеше белеме белән яктыртыла” дип исемләнгән китап күргәзмәсе  тәкъдим ителде.