“Дружба народов - оружие против террора”
2 сентябрь көнне өлкән сыйныф укучылары өчен социаль әһәмиятле кыйммәтләр, халыклар дуслыгы, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү, милләтара һәм этник мөнәсәбәтләр мәдәниятен арттыру, үз иле өчен горурлык хисе формалаштыру буенча әңгәмә-уйлану уздырдык. Әңгәмә барышында укучылар бер-берсенә толерантлы мөнәсәбәт турында, төрле милләт халыклары арасындагы дуслык турында фикер алышты. Укучылар игътибарына “Башка милләтнең дәрәҗәсен түбәнсетеп, без үзебезгә хөрмәтне югалтабыз” дип исемләнгән социаль видеоролик һәм “СССРга кире кайту” дип аталган видеофильм күрсәтелде. Аны караганнан соң, укучылар ике чорны чагыштырып, бу елларда нинди үзгәрешләр булганын тикшереп, нәтиҗә ясадылар.
Чара ахырында укучыларга “Халыклар дуслыгы-террорга каршы иң көчле корал” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек. Күргәзмәдә урын алган китаплар аша, бер – беребезгә хөрмәт, ихтирам һәм игътибарлы булу төшенчәләре турында сөйләштек.