“Халыктан күтәрелгән талант”

           Татар драматургиясенә эз салучыларның берсе Таҗи Гыйззәтнең тууына быел 130 ел була. Шул уңайдан, китапханәдә театраль презентация уздырылды. Драматургия юнәлешендә эшли башлаганчы Таҗи Гыйззәт ничек яшәгән, ниләр белән шөгыльләнүе турында китапханәче тулы мәгълүмат бирде. Театр өлкәсендә беренче адымнарын кайдан башлаган, артист буларак кайсы театр труппасында эшли башлаган, кайсы шәһәрләрдә эшләгән – болар турында әңгәмә корып, аның эшчәнлегенә анализ ясадык. Драматург буларак кайчан таныла, нинди сәхнә әсәрләре иҗат итүе турында электрон презентация аша таныштык. Аның пьесаларында яңгырап, халык арасында популярлык казанган җырлар турында да әңгәмә кордык.