“Культура, традиции, быт татарского народа”

        Татарстан көненә багышлап, 30 август көнне  мәдәният йортында  этно – кичә уздырылды.  Китапханәче кичәдә катнашучыларга  татар халкы мәдәнияте, татар милли киемнәре, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре турында кыскача мәгълүмат бирде. Катнашучылар татар халкының көнкүреш әйберләренең һәм кирәк-яракларның теге яки бу йоланы башкарганда кулланылганын белделәр.

         Татар тарихының борынгы гасырлардан алып хәзерге көннәргә кадәр иң күренекле сәхифәләре урын алган “Татар дөньясы” китабы белән таныштырдык. Китап дүрт төп бүлектән тора. Һәрбер бүлек белән электрон презентация аша таныштырдык. Соңыннан нәтиҗә ясап, фикер алыштык.

         “Татарстан – җанлы дастан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә татар язучыларының туган телдә язган һәм риваятькә әйләнгән әсәрләре, татар мәдәнияте, тарихи вакыйгалар, гореф-гадәтләр һәм традицияләр турындагы китаплары тәкъдим ителде.

         Этно кичә үзешчән артистларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.