“Затлы каләмнән затлы эз кала”

         Ел саен август аенда без бөек язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең ватанпәрвәре Миңнуллин Туфан Абдулла улын искә алып, аның иҗатын кабат искә төшерәбез. Быел без Туфан аганың туган көне уңаеннан юбилей-әдәби ассорти уздырдык. Туфан Миңнуллинның  иҗаты  белән таныш булмаган кеше юк инде. Без аның әсәрләрен кабат искә төшергән саен яңалык табабыз. Аның сәхнә әсәрләре аша бик күп буын тәрбияләнеп килә. Кичә барышында барыбызга да таныш булган “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Илгизәр +Вера” һәм “Кулъяулык” әсәрләрен искә төшереп, андагы гаилә проблемалары турында фикер алыштык. Чөнки кешегә милли хисләр фәкать гаиләдә салына. Һәр гаиләнең үзенә генә хас гореф – гадәтләре бар, болар турында без кичә барышында сөйләштек. Әсәрләрдәге милли проблемаларны анализлап, фикер алыштык. Шулай ук, чарада катнашучылар белән, алар  гаиләсендә нинди гореф – гадәтләр барлыгы турында да әңгәмә кордык.

         Юбилей кичәне тәмамлап китап укучыларыбызны, “Милләтемнең бөек әдибе, Мәңге йөрәкләрдә сакланыр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.