“Цвета Родины”

          22 август илебездә флаг көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан,  “Цвета Родины” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция 18 августан 22 нче августка кадәр уздырыла. Үз эченә бик күп төрле юнәлешне алган бу акция кысаларында без, дәүләт символы булган флагның бер кисәге – өч төсле ленточкалар таратуда катнаштык. Акциядә катншаучыларга Дәүләт символларына нәрсәләр керә, аларның тарихы, ни өчен флаглар үзгәреп торган, хәзерге флаг ни өчен шундый төсләрдә, бу төсләр нәрсәне аңлата – шулар буенча тулы мәгълүмат бирдек.

         Үзен хөрмәт иткән һәр  граждан үз иленең тарихына һәм мәдәниятенә, шулай ук аның дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш. Туган илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге, Ватаныбызның язмышы безнең хезмәтебездән һәм гражданлык җаваплылыгыннан тора. Ә Россия флагы-горурлык, патриотизм һәм россиялеләрнең бердәмлегенең төп символларының берсе!