“Россииский гордый триколор”
Дәүләт символлары – шул дәүләттә яшәгән халык өчен бик мохим роль уйный. Бу символлар үзләренә идеологик, хокукый, социаль – политик йөкләмә алалар.
Россиянең яшь гражданына дәүләтнең тарихи һәм заманча символикасын яхшы белү бик мөһим. 22 нче август – Россия флагы көне буларак бәйрәм ителә. Россия флагының тарихы, илебездә нинди флаглар булган, аларның төсләре һәм алар ни өчен шундый төстә булган – болар һәм башка кызыклы факторлар турында без, китап укучыларыбыз белән интеллектуаль - танып белү программасы уздырдык. “Мин Россия – гражданы” дип исемләнгән викторина уздырып, илебез тарихы буенча булган белемнәрен тикшердек. Соңыннан флаг ясау буенча мастер класс уздырдык.