“Хисләремне туплап, такыя үрдем”

Татар эстрадасын бик күп матур җырлар белән таныткан шагыйрь, якташыбыз Наил Васыйл улы Касыймовка быел 70 яшь тула. Шул уңайдан без “Хисләремне туплап, такыя үрдем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп, китап укучыларыбызга тәкъдим иттек. Шагыйрьнең китапханә фондларында булган “Тыңлар идем тавышыңны...”, “Күңелем кояшы” дип исемләнгән җыентыклары белән якыннан таныштырып, анда урын алган җырларга анализ ясадык. “Кайтам сиңа, Арчам!”, “Ашытбашым – син кояшым!” һәм шундый популяр җырлары буенча әңгәмә кордык.