“Басып сайрар талы бар”
Хатын – кыз язучылар арасында беренчеләрдән булып татарча роман язган язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Мәдинә Маликова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы ала быел. Шул уңайдан, 5 август көнне китапханәдә язучы иҗаты буенча әдәби кичә уздырылды. Кичә барышында китапханәче Мәдинә Маликованың тормыш юлы буенча кыскача мәгълүмат бирде. Язучы иҗаты буенча видеоролик күрсәтелеп, ролик буенча әңгәмә кордык. Очрашуда катнашучыларга күптән түгел генә китапханә фондларын тулыландырган биш томлыгын тәкъдим итеп, анда урын алган әсәрләрне анализладык.
Язучы өчен зур дәрәҗә алып килгән “Арыш тәме” әсәре белән якыннан таныштырып, әсәр буенча электрон презентация күрсәтелде.
Әдәби кичәне йомгаклап “Басып сайрар талы бар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә урын алган китаплар буенча фикер алыштык.