“Халкым җәүһәрләре”

             17 июль көне “Бердәм фольклор көне” Бөтенроссия акциясе буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, без  яшүсмерләр белән фольклор кичә уздырдык. Чара барышында яшүсмерләрне Россиядә яшәүче халыкларының фольклорының иң бай коллекциясе белән таныштырдык. Кичәдә катнашучылар халык авыз иҗаты төрләре, илебезнең халык кәсепләренең искиткеч дөньясы белән таныштылар. Татар фольклорына аерым игътибар биреп, милли уеннарга тукталдык. Ни өчен милли уеннар дип атала, аларны кемнәр уйлап чыгарган, нинди жанрларга бүленәләр – болар турында кичә барышында әңгәмә корып, фикер алыштык. Яшүсмерләр белән әби – бабаларыбыз яратып уйнаган һәм бүгенге көндә халкыбызга кире кайткан уеннар: “Челтәр элдем читәнгә”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Наза” уеннарын уйнадык.

         Соңыннан яшүсмерләрне “Милләтемнең күңел бизәкләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштырдык. Бу күргәзмәдә халыкның  осталыгын, талантын һәм көчле иҗади юлын күрсәтүче әдәбият тәкъдим ителде.