"Хокукый лабиринта"
Китапханәдә хокукый темага бик күп чаралар уздырылып тора. Чираттагысын без хокукый культура дәресе форматында уздырылды. Чара барышында укучылар Россиядә хокукларны һәм ирекләрне яклауга юнәлдерелгән хокукый документлар, шулай ук Россия Федерациясенең башка хокукый документлары белән таныштылар. Шулай ук түләүсез юридик ярдәмне кайда алырга мөмкин булуы турында әңгәмә кордык.
“Үз хокуларыңны беләсеңме” дигән темага анкетирование уздырылды. Анкетирование аноним уздырылып, яшүсмерләрнең хокукка булган карашларын ачыклады.
Соңыннан яшүсмерләргә “Мир твоих прав” дигән темага китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бу күргәзмә материаллары укучыларга үз хокукларын һәм бурычларын өйрәнергә, РФ закон актлары белән таныштырырга ярдәм итәчәк. Күргәзмәдә Россиянең төп законнары текстлары: Россия Федерациясе Конституциясе, Торак , Гражданлык, Гаилә Кодекслары, сорауларда һәм җавапларда социаль тәэмин итү хокукы һәм башкалар урнаштырылды.