"Гаилә флагы астында, китап диңгезе буйлап"
8 июль илебездә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бу датага багышлап 4 июль көнне китапханәдә тематик кичә уздырылды. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Петр һәм Феврония турындагы риваять, борынгы заманнардан мәхәббәт билгесе булган ромашка риваяте белән таныштырды. Катнаучылар гаилә символы булган ромашка чәчәгендәге сорауларга җаваплар бирделәр. Бу көнне без, “Татар гаиләсе: гореф – гадәтләр” дип исемләнгән альбом – китапны тәкъдим иттек. Чара барышында катнашучыларга гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшереп, гаилә әгъзалары турындагы табышмакларны чишәргә тәкъдим ителде.
Китапханәдә “Гаилә бәхете – тугрылыкта” дигән исемдә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда бәхетле гаилә тормышының серләрен ачучы китаплар һәм журналлар тәкъдим ителгән иде.