“И сосны слышали окрест, как шли с победой партизаны…”
29 июнь көнне партизаннарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханәдә тарихи сәгать уздырылды. Тарихи документлардан билгеле булганча, партизаннарның гамәлләре һәм подпольщикларның эшләре Бөек Ватан сугышының уңышлы тәмамлануында зур әһәмияткә ия. Дошман тылында бер миллионнан артык партизан – ирләр, хатын-кызлар, яшүсмерләр хәрәкәт иткәне билгеле. Китапханәченең чыгышыннан укучылар партизаннарның нинди шартларда сугышканнарын, нинди кыенлыклар белән очрашканнарын, Кызыл Армиягә ничек ярдәм иткәннәрен: күперләрне һәм тимер юлларны шартлатканнарын, дошман армиясенең телефон элемтәсен өзгәннәрен, транспортны һәм сугыш техникасы белән обозларны туздырганнарын белделәр.
Соңыннан чарада катнашучыларга “Уходили в поход партизаны” презентациясе видеосын тәкъдим иттек, видео буенча әңгәмә кордык.