"Мин үз-үземә яктылыкка юл сайладым"

           Наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан китапханәдә  мәгълүмат мәйданчыгы уздырылды. Бу очрашу яшүсмерләр арасында наркомания таралуны кисәтү, халыкның наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылык турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан уздырылды. Китапханәче яшүсмерләргә наркотик матдәләрнең кеше организмына, бигрәк тә үсә торган организмга зарарлы йогынтысы, наркотиклар кулланучыны нәрсә көтүе, наркотик матдәләрне саклау һәм куллану өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. Наркотиклар колы булмас өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, күбрәк укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында әңгәмә кордык.

         Китапханәдә бу көнгә багышлап “Ваш выбор - здоровье, жизнь, успех!”  дигән исемдә профилактик китап күргәзмәсе төзеп куелды. Күргәзмәдә  сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлекне саклау ысуллары турында әдәбият тәкъдим ителде.