“Память пылающих лет”

            Хәтер һәм кайгы көненә багышлап китапханәдә тарихи сәгать уздырылды. Тарихи сәгать  китапханәченең илебез тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе булган 22 июнь датасы, кинәт басып алучыларның һөҗүме, солдатларның һәм тыныч халыкның зур югалтулары турындагы кереш әңгәмәсеннән башланды. Аннары Бөек Ватан сугышы вакыйгалары: фронтларда сугышкан солдатлар, тылда хатын-кызларның һәм балаларның авыр хезмәте, партизан хәрәкәтләре турында слайдлар күрсәтелде. Балалар дошманга каршы көрәшкә зур өлеш керткән һәм “Батырлык өчен”  орденнары,  медальләре белән бүләкләнгән яшьтәшләре турында хикәяне  зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара барышында К. Симоновның “Тот самый длинный день в года”, С. Михалковның “Три товарища”, А. Бартоның “Партизанка Таня” әсәрләре белән танышып, әңгәмә кордык. Сугышның барлык вакыйгаларын чагылдырган һәм батырлыкка өндәгән мәшһүр сугыш җырлары тыңладык.  Очрашуны сугышта катнашкан авылдашларны искә алып  “Хәтер шәме” кабызып,  бер минут тынлык белән тәмамладык.